- җәйләү
- 1. 1. Күчмә халыкларның җәй уздыру өчен төпләнгән урыны; җәйге тору урыны. Аерым кабилә кешеләре тупланып яши торган урын, авыл 2. Терлекләрне авылдан читтә, яшеллек мул булган урында яшәтү өчен корылган ферма. Болында яки урман аланлыгында терлекләрне утлату өчен киртә белән әйләндереп алынган урын 3. геог. Җирдә өсте тигез булган зур яссы калкулык; рус. Плато Кырым җәйләүләре. II. ҖӘЙЛӘҮ – Җәйне уздыру, җәй буена яшәү. Җәйне табигать кочагында ял итеп уздыру өчен шәһәрдән, авылдан читтә, җәйлек өйләрдә, дачаларда яшәү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.